Мәҗит Салихов шәһәр һәм районның төзелә торган спорт мәйданчыкларында булды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр һәм районның төзелә торган спорт мәйданчыкларында булды. Аны башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров һәм район башлыгының матбугат хезмәте озатып йөрде.

2013 елда Әлмәттә 8 универсаль спорт мәйданчыгы төзелә башлаган иде. Бүген спорт мәйданчыкларында эш төгәлләнгән диярлек. Кайбер җирдә территорияне төзекләндерәсе, махсус каплама түшәсе генә калган. Күп ишек алларында кешеләр бу мәйданчыкларны яратып өлгергән инде.

Быел Әлмәт районында 2014 елгы республика программасы нигезендә тагын 5 универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Ул объектларда төзелеш әле башлангыч этапта. Аларның өчесе шәһәрдә, берсе Түбән Мактамада һәм тагын берсе Рус Акташында урнаштырылачак.

Рус Акташында Мәҗит Салихов тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына һәйкәл куюның барышы белән танышты. Аны тантаналы ачу 22 июньдә булачак.

2014 ел программасындагы спорт мәйданчыклары 1 августка эшләнеп бетәргә тиеш иде, Мәҗит Салихов эшләрне 23 майга төгәлләргә кушты.

Яңа спорт мәйданчыклары әлмәтлеләр өчен тагын бер актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыны булачак. Аларның никадәр озак хезмәт итүе кешеләрнең үзләреннән тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International