“Римера” нефтесервисы сыйфат менеджменты системасының ISO стандартына туры килүен күрсәтте

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы сыйфат менеджменты системасының (СМС) ГОСТ ISO 9001-2011 стандартына туры килүен күрсәтте.

СМСның ГОСТ ISO 9001-2011 таләпләренә туры килүе “Алнас” заводында бәйсез сертификация органы тарафыннан май уртасында тикшерелде.

Аудиторлар бәяләвенчә, “Алнас”ның бизнес-процесслары ГОСТ ISO 9001-2011 таләпләренә җавап бирә. Аудит барышында экспертлар предприятиенең берничә бүлекчәсенең эшен функциональ вазифаларын үтәү күзлегеннән генә түгел, уртак бизнес-процессларда катнашучы башка бүлекчәләр белән уңышлы хезмәттәшлек итү күзлегеннән карап та бәяләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International