Әлмәт районында юлларны төзәтү план буенча бара

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Төзелеш сезоны башланды. Бүген ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов районда юл эшләренең барышы буенча киңәшмә үткәрде, әлегә барысы да план нигезендә бара икәнлегенә ышанды.

Быел Казан-Оренбург федераль трассасының 4 участогын ремонтлауга РФ бюджетыннан 808 741 млн. сум акча бүленде. Подрядчиклар – “Алексеевскдорстрой” ААҖ, Әлмәт һәм Азнакай автомобиль юллары идарәләре.

ТР хөкүмәте карары белән Әлмәт-Иске Шөгер һәм Кузайкино-Нурлат автомобиль юлларын төзәтүгә 81 млн. 295 мең сум акча бүленгән иде. Подрядчик Әлмәт УАДы. Эшләр башланды.

Рус Акташы, Бута, Югары Мактама, Кызыл көч һәм Ямаш авылларында җирле әһәмияте булган 10 юл вакташ-ком катнашмасы кулланып төзәтеләчәк. Бу эшләргә республика бюджетынна 25 млн сум акча бирелде. ТР бюджетыннан тагын 25 млн сум “Дружба” микрорайонында һәм Урсалыда юлларга таш түшәү өчен бирелде. Подрядчик – Әлмәт УАДы.

Быел Әлмәт районында юлларны төзәтү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан барлыгы 1 млрд 034 мең сум акча тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International