“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Мин Шәрифуллина Гөлисә Рәфкатовна үзебезнең шәһәрдә яшәүче Зарипов урамындагы 21нче йортны кайчан тапшыруларын белергә телим. Аны күптән төзеделәр, ләкин һаман тапшырмыйлар. Без мохтаҗ гаилә буларак чиратта торабыз. Минем 4 балам бар, берсе балачактан 1нче группа инвалид.

Җавап:
2014 елның 16 маена “Арслан” ҖЧҖ территорияне тәртипкә китерү һәм замечаниеләрне бетерү буенча эшләрне төгәлли. Элегрәк “Арслан” ҖЧҖ бу объектның заказчысы адресына объектта эшләрнең тәмамлануы турында мөрәҗәгать җибәргән иде. Йортта кешеләр объект кабул ителгәч һәм ул ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешмасына тапшырылганнан соң яши башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International