Кикбоксинг буенча Әлмәт җыелма командасы ТР кубогына ия булды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
15-17 майда Яңа Чишмәдә кикбоксинг буенча ТР кубогына команда беренчелеге булды. Анда 16 команда, республиканың 12 шәһәреннән барлыгы 200ләп спортчы катнашты.

Әлмәттән “Алга” (җитәкчесе Марат Гыймаев) һәм “Мужество” (җитәкчесе Нәкыйп Хәлимов) спорт клублары, барлыгы 40 спортчы барган иде.

Киеренке алышлар нәтиҗәсендә Әлмәт җыелма командасы 124 очко туплап 1нче урынга чыкты. Икенче урындагы Яр Чаллы командасы 64 кенә очко җыйды.

Әлмәт җыелма командасы ТР кубогын инде икенче ел рәттән яулый. Тренерлар составының җаен белеп эшләве һәм район башлыгы Мәҗит Салиховның булышлык күрсәтүе җитди һәм системалы уңышка китерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International