“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Без, 9нчы урта мәктәп коллективы, безнең мәктәпне 20нче мәктәпкә кушу юлы белән үзгәртеп коруга каршы. Безнең мәктәпнең 50 елдан артык тарихы бар, белемле, тупланган, квалификацияле коллектив. Кадрлар белән тулысынча комплектлаштырылган, 424 укучыбыз бар. Укытучыларның күбесе зур тәҗрибәгә ия, байтагының грантлары бар. Балалар елдан ел артуга бара. Алар республика олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңәләр. Медалистларыбыз күп, безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар абруйлы вузларга керә. Укучылар да, ата-аналар да, укытучылар да башка мәктәпкә кушу турындага хәбәрне бик борчылып кабул итте. Экономия ясау өчен мәктәпне кыскартырга түгел, эчке резервлардан файдаланырга кирәк. Мәгариф идарәсенең нык күпертелгән штатларын кыскарту дөресрәк булмасмы? Безенең мәктәп кечкенә дә, аз комплектлы да түгел, ул күптәнге традицияләрен саклап мөстәкыйль яши, эшли ала. Ул бетмәскә, үзенең педагогик коллективын саклап, яшәргә тиеш.

Җавап: Башкарма комитетның 2014 ел, 12 майда кабул ителгән №1358 карары нигезендә 9нчы урта мәктәп белән 20нче урта мәктәпне кушарга планлаштырылды. Бу процедура гомуми белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлерәк эшләве максатында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International