Әлмәт укучылары Болгарда республикакүләм Коръән бәйгесендә беренчелекне алдылар

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Узган ял көннәрендә республикабызның Спасс районы Болгар шәһәренең Ак мәчетендә Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Зәкат” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган балаларның ислам дине белүләре буенча республикакүләм викторина һәм Коръән бәйгесе үтте. Бәйгедә республикабызның 45 мөхтәсибәтеннән 5-9 сыйныф укучылары катнашты.

Әлмәт балалары әлеге ярышларга бик нык әзерләнделәр һәм нәтиҗәсе көттермәде. Коръәннең бер җүзен яттан белү номинациясендә беренче урынны Асия Мофлюхунова, дүртенче урынны Алия Хасаншина яулады. Шулай ук Әлмәт укучылары викторинада да катнашып бүләкләр алдылар.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар, һәрбер катнашучы балага дини китаплар һәм баллы бүләкләр бирелде.

Чара тәмамлагач укучылар тантаналы төшке ашта катнаштылар, Болгар шәһәренең борынгы биналары, музее белән таныштылар, страулар фермасына бардылар.

Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International