Әлмәт укучылары музейда көн үткәрделәр

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Кичә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара музейлар көнен билгеләп үтте. Бу көнне музейлар теләге булган һәр кешене түләүсез кабул итә.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее да кичә көн буе шәһәр кешеләрен кабул итте. Килүчеләр арасында 6нчы урта мәктәп укучысы Ангелина Андреева да бар иде, ул музейда үзенең туган көнен билгеләп үтте. Ангелина һәм аның дуслары өчен белгечләр интерактив экскурсия үткәрделәр, кыйммәтле экспонатларны күрсәттеләр.

Балалар һәм теләгән кунаклар үзе ката торган пластмассадан роза чәчәге ясау буенча мастер-класста катнштылар. Бу шөгыль һәммәсенә дә бик ошады, чәчәкләр бик матур килеп чыкты. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Күпләр музейда кызык юк дип исәпләсәләр дә, балаларга анда бик ошады. Кайберләренең анда беренче килүе иде, алга таба яңадан әти-әниләре белән бергәләп килергә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International