Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
19 май 1998 елда ТР Дәүләт Советы карары белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы Матбугаты көне. 1905 елда татар телендә «Нур» газетасының беренче саны дөнья күрә, димәк, журналистларның һөнәри бәйрәме йөз еллык тарихка ия дип әйтергә тулы нигез бар. Бүген республикабызда басыла торган массакүләм мәгълүмат чаралары саны шактый 1000 гә якын. Татарстан матбугатында күпчелек үз эшенең осталары хезмәт куя. Һаман саен ешрак яңа исемнәр барлыкка килә тора, массакүләм мәгълүмат чаралары яңадан-яңа кадрлар белән тулылана.

Әлмәтнең 30 дан артык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чарасы да республика матбугатында лаеклы урын биләп, уртак агарту эшенә саллы өлеш кертә.

Журналист булу абруйлы, кызыклы һәм дә җаваплы һөнәрләрнең берсе. Бүген теләсә нинди социаль-икътисади башлангычны, я булмаса яңа проектларны тормышка ашыруны сезнең катнаштан, матбугатта уртага салып тикшерүдән башка күз алдына да китерүе кыен. Сезнең көндәлек оператив хезмәтегез, осталыгыгыз һәм талантыгыз бәрабәренә әлмәтлеләр төрледән-төрле мәгълүматтан тиз арада хәбәрдар булып торалар. Сезнең тарафтан газета укучыларга һәм телевизор караучыларга, радио тыңлаучыларга һәм компьютер челтәрләреннән файдаланучыларга көн саен төрле караш-фикерләрнең, аналитик бәяләмәләрнең киң спектры тәкъдим ителә. Сез халык белән властьның җанлы аралашуын тәэмин итәсез, районыбызда яшәүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйсыз.

Массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре ветераннарына, полиграфистларга рәхмәт сүзләренең иң зурысын җиткерәсе килә. Алар бүгенге көндә үз эшләрен лаеклы дәвам итүчеләрне тәрбияләделәр. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!

Кадерле дуслар! Әлмәтлеләр хакына башкарган җаваплы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, кызыклы иҗади табышлар, уңышлы сюжетлар һәм мәкаләләр, җиңел булмаган, мактаулы хезмәтегездә зурдан-зур казанышларга ирешүегезне теләп калабыз!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International