“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Ленин урамындагы тротуарларга кайчан асфальт жәелер икән? ДК "Нефтьче"нең Сбербанк ягындагы юлга вак таш бушаттылар да бетте. Тротуардан йөрү бик авыр, аяк киемнәре эштән чыга. Халык биредән күпләп йөри. Тротуарларны рәткә китерсәләр, бик яхшы булыр иде. Әлфия Галиева

Җавап:
Муниципаль төзелмәнең бюджеты чикләнгән булу сәбәпле, Шарлавыклы буалардан “Ак Барс-банк” ААҖгә кадәр тротуарны төзәтү буенча 2014 елга юл төзү эшләренең өстәмә планына кертү турында тәкъдим башкарма комитет тарафыннан “Главтатдортранс” идарәсенә (Татарстанда юллар төзәтү буенча заказчы, Казан) җибәрелгән иде. Ул Татарстан Республикасы бюджетында өстәмә финанслау чыганаклары барлыкка килгәндә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International