“Мактама-парк” сәүдә үзәген тантаналы ачу

2014 елның 18 мае, якшәмбе
17 майда Түбән Мактамада “Мактама-парк” сәүдә үзәген тантаналы ачу булды. Тантаналы чарада район башлыгы Мәҗит Салихов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, “Мактама-парк” директоры Рафаэль Нуриев, Түбән Мактама бистәсе башлыгы Әлфия Слесарева һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Түбән мактамалыларны сәламләп, Мәҗит Салихов бүген республикада һәм районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелүен әйтеп үтте.

“Мактама-парк”ның сәүдә мәйданы 10 мең кв.метр тәшкил итә. Сатып алучыларга уңай булсын өчен 214 урынлы машина кую урыны оештырылган. Бу кадәр зур мәйданлы сәүдә объектлары районда күп түгел. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 250 миллион сумга якын булды.

Ачылу көнендә сәүдә үзәге алдындагы мәйданда бәйрәм программасы оештырылган иде, анда легендар “Рок-Острова” төркеме дә чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International