Булачак бораулаучыларга стипендияләр

2014 елның 17 мае, шимбә
15 майда Әлмәт дәүләт нефть институтында “Нефть һәм газ скважиналары бораулау” белгечлегенә укучы студентларга «GeoTrendCorporation» компаниясенең исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы булды.

«GeoTrendCorporation» компаниясе 2003 елда оештырылган иде. Ул – заманча, тиз үсеп баручы бәйсез компания. Аның баш офисы АКШның Хьюстон шәһәрендә, Мәскәүдә һәм Нижневартовскида вәкиллекләре бар. Хезмәткәрләренең югары квалификациясе компаниягә Росиядәге һәм дөньядагы эур нефть һәм сервис компанияләре өчен проектлар эшләп уңышлы рәвештә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Стипендияләрне студентларга компаниянең президенты Михаил Погребинский тапшырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, Әлмәт нефть институты «GeoTrendCorporation» компаниясе студентларына стипендияләр биргән беренче институт әле. 2013-2014 уку елындагы конкурс йомгаклары буенча исемпле стипендияләргә нефть һәм газ факультеты студентлары Альберт Залятдинов һәм Роман Хохлов лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International