Медицинаның башлангыч буынын ныгыту эшләре

2014 елның 17 мае, шимбә
ТР президенты Рөстәм Миннеханов кушуы белән республикада яшәүчеләргә башлангыч медицина тәэминатын яңарту эше дәвам итә. Быел барлык муниципаль төзелмәләрдә дә беренчел сәламәтлек саклау объектларында эшләр бара.

Әлмәт муниципаль районында 2014 елда Сөләй һәм Ямаш авылларында блоклы-модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү, Яңа Кәшердә табиблык амбулаториясен һәм Рус Акташында участок дәваханәсен капиталь ремонтлау, тагын 9 яңа буын ФАПны капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Район сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин бу эшләргә үзе кураторлык итә.

Инде июнь аенда район башлыгы Мәҗит Хаҗипов катнашында берничә ФАПны ачу күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International