Нефть институтында СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чара булды
2014 елның 17 мае, шимбә
16 майда Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт СПИД үзәге һәм Әлмәт медицина профилактикасы үзәге бергәләп СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чара үткәрделәр.
Анда СПИД үзәге табибе Е.А.Фролова, “Сайлау” клубы рәисе В.А.Фәхриев һәм институтның волонтерлар оешмасы җитәкчесе М.Д.Әхәтова чыгыш ясады.
Институт студенты Анастасия Кочеткова һәм музыка көллиятендә укучылар җырлары белән куандырдылар, концерт программасын Марина Кудерова һәм Илнур Исмәгыйлов алып барды.