“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 мае, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, минем сорау бар. Клара Цеткин урамындагы безнең 49нчы йорт авария хәлендә, кв.метрына 11,022 сум түләп сүтелергә тиеш дип табылды. Безгә алмашка яңа йорттан квартирны иске квартирның хакын исәпкә алып социаль ипотека буенча бирәчәкләр. Безне быел ук инде йортыбыздан чыгарырга планлаштыралар. Квартирны теләгән каттан, ничә бүлмәлесен сайлап алырга буламы, ул йорт кайда, кв.метры нинди бәядән, ипотека проценты күпме булачак? Тулырак мәгълүмат аласы иде.

Җавап: Шушы ай дәвамында башкарма комитет Әлмәттәге авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрәчәк, шунда күчү сроклары һәм шартлары турында мәгълүмат җиткереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International