Әлмәттә бүген гомумшәһәр шимбә өмәсе булды

2014 елның 17 мае, шимбә
Шәһәрне тәртипкә китерүдә ӘМР советы һәм башкарма комитетының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре актив катнашты. Бүгенге чираттагы шимбә өмәсендә алар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, вертолет мәйданчыгы янында, “Дуслык” микрорайонында эшләделәр.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, экологик шимбә өмәсендә шәһәрнең барлык предприятиләрендә һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр бәйрәм кәефе белән катнашалар.

- Төп эшләр эшләнде инде, - диде ул. – Өмәләр дәвам итә. Барлык әлмәтлеләрне аларда актив катнашырга чакырам.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International