Район башлыгы сугыш ветераны Фатих Каюмовны юбилее белән котлады

2014 елның 16 мае, җомга
Бүген Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Фати Каюмовта кунакта булды һәм аны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Үзенең котлавында район башлыгы, юбилярны “легендар шәхес” дип атап, Фатих Каюмовичның Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соңгы чорда ирешкәннәрен бик югары бәяләде.

Район башлыгы юбилярга РФ президенты Владимир Путиннан һәм ТР президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаровтан котлау хаты, ӘМР башлыгының рәхмәт хатын, шулай ук чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фатих Каюм улы 1924 елда Буа районындагы Иске Шәйморза авылында туган. Булачак хатыны белән балачактан ук таныш була: бер урамда торалар, бер сыйныфта укыйлар.

Фатих Каюмов 1942 елның августыннан 1946 елның июленә кадәр хәрби хезмәттә була, Бөек Ватан сугышында катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике “Батырлык өчен” медале, “Кенигсбергны алган өчен” медале белән бүләкләнгән. Җиңүне ул Германиядә каршылый.

1952-1965 елларда юбиляр партия органнарында эшли, шул исәптән Әлмәт район советы башкарма комитетына җитәкчелек итә. Әмма ветеранны Әлмәттә бигрәк тә 1нче урта мәктәп директоры буларак беләләр, ул укытучылык эшенә 28 ел гомерен багышлый. Әле пенсиягә чыккач та 13 ел тарих укыта. Тыныч хезмәттәге уңышлары өчен “Почет билгесе” ордены, “Фидакрь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International