Республикада сабан чәчүе 1,4 млн. га мәйданда башкарылган

2014 елның 16 мае, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, 15 майга республика буенча сабан чәчүе 1,4 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 82 % тәшкил итә.

Бөртекле сабанкультуралары - 959,5 мең га, бодай - 422,5 мең га, борчак 52,6 мең га мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендере 47,4 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразланганнан 96% тәшкил итә. Рапс фаразланган барлык мәйданның 41 %ында чәчелгән.

Татарстан игенчеләре шулай ук кукуруз (95,2 мең га) һәм көнбагыш (45,8 мең га) чәчәләр.

http://agro.tatarstan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International