Татарстан Республикасының муниципаль төзелмәләрендә 2014 елның 1нче кварталында энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә күрсәткечләрне видеоконференция режимында тикшерделәр
2014 елның 16 мае, җомга
Бүген ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов Татарстан Республикасы муниципаль төзелмәләрендә 2014 елның 1нче кварталында энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендәге күрсәткечләрне тикшерү буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференция режимында үтте, аны ТР премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Татарстан инде дүртенче ел энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү федерель программасында катнаша һәм федераль субсидияләр ала. Илдар Халиков әйтүенчә, программаларда федераль средстволарны файдалану югарырак нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә.
Әлмәт энергияне сак тоту буенча Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән кала өченче урында тора. Әмма мондый нәтиҗә җитәкчелекне канәгатьләндерми. Әле кайчан гына безнең шәһәр бу өлкәдә лидер иде, хәзер дүртенче генә урында. Район башлыгы Мәҗит Салихов бу хәлгә борчыла. Ул социаль-бюджет предприятиеләре җитәкчеләрен тынычланып калмаска, проблемага игътибарлырак булырга, проблемалы зоналарны карап чыгарга, ачыкларга һәм бетерергә чакырды.