Олимпиадада җиңүчеләр слеты Әлмәттә үтте

2014 елның 16 мае, җомга
Бүген Әлмәттә 2013-2014 уку елында Бөтенроссия предмет олимпиадаларының региональ этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны елдагыча хөрмәтләү булды. Быел Әлмәт укучылары төрле олимпиадаларда 46 призлы урын алды. Шуларның 20се республика дәрәҗәсендә, 24е региональ һәм 2се Россия масштабында. Җиңүчеләрне ирешкән уңышлары белән ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов котлады.

Район башлыгы шәкертләре олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга акча сертификатлары тапшырды.

“Татнефть” ААҖнең ярдәмче хезмәтләр бүлеге башлыгы Газинур Ибраһимов Мәҗит Салиховка компания исеменнән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларын компаниянең сәламәтләндерү лагерьларына җибәрү өчен 50% ташламалы 75 юллама тапшырды.

Әлбәттә, игътибар үзәгендә җиңүче балалар үзләре булды, аларны алкышларга күмделәр, “Татнефть” компаниясенең “Сәләтле балалар” фондыннан акчалата премияләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International