ВИЧ-инфекциядән сакланыгыз

2014 елның 16 мае, җомга
Әлмәт СПИД үзәгендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне (18 май) уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелде.

Журналистлар белән сөйләшү һаман да кешеләребезне ничек саклап калу турында барды, чөнки ВИЧ-инфекция проблемасы хәзер аеруча кискенләште. Россия Федерациясендә һәр 7 минут саен бу чирне йоктырган 1 кеше ачыкланып тора, Татарстанда атна саен 30 кеше өстәлә. Әлмәт районында 2014 ел башыннан бирле 39 СПИДлы кеше ачыкланган, бу атна саен 3 кеше өстәлеп тора дигән сүз! Быел бездә ул чирдән 18 кеше үлгән инде.

Шунысы игътибарга лаек, хәзер яңа авырулар арасында олырак яшьтәге кешеләр байтак, яшьләр авыру куркынычын белеп торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International