20 майда Татарстанда “Наркотиксыз яшәү” акциясе старт ала

2014 елның 16 мае, җомга
Акция кысаларында яшьләр арасында профилактик чаралар үткәрү, җәмәгать урыннарында социаль реклама урнаштыру, радио һәм телевидениедә махсус программалар чыгару, шулай ук проблеманы басма һәм электроник матбугат чаралырында киң яктырту планлаштырыла.

Акциягә 26 июньдә – Наркотикларны законсыз куллануга һәм таратуга каршы халыкара көрәш көнендә йомгак ясалачак.

Әгәр дә сезгә наркотик матдәләрне законсыз тарату турында хәбәр ирешкән икән, бу хакта ышаныч телефонына хәбәр итүегезне үтенәбез. Номеры 273-43-45 яки 052.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International