Әлмәттә өч кеше танышларының машинасын яндырганнар

2014 елның 16 мае, җомга
12 майда эчке эшләр бүлегенең дежур частена 2005 елда чыккан “Дэу Нексия” машинасын урлап китүләре турында хәбәр килгән иде. 57 яшьлек хуҗасының әйтүенә караганда, ул аны 2 сәгатькә генә караусыз калдырган булган. Багында 15 литр бензины бар икән.

Тикшерү нәтиҗәсендә шул ачыкланды. Машина хуҗасының элегрәк берничә яшь кеше белән конфликтка кергәне булган. Тегеләр моның машинасының капотына әшәке сүзләр язганнар икән дә, бу аларны видеога төшереп алган. Төшергәнен полициягә җиткергән. Гаеплеләрне тотканннар, “Вак хулиганлык” маддәсе буенча административ протокол язганнар.


Бу яшь кешеләрнең тагын да ачуын кабарткан, үч алу теләге уяткан. Машинасын урлап китмәкче булганнар, әмма ул кабынмаган. Шуннан соң икенче машинага тагып алып киткәннәр дә гараж кооперативларының берсендә ут төртеп яндырганнар.

Бу эшне эшләгән өчен 20, 19 һәм 16 яшьлек өч яшь кеше тоткарланды. Икесе инде кеше кыйнаган һәм талаган өчен бер тапкыр хөкемгә тартылган булган. Балигъ булмаганы да тәртип бозучы буларак 2008 елдан бирле учетта тора. Бу гамәл буенча җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International