“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 мае, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Сезгә өченче тапкыр язабыз. Мәсьәлә шул ук: 3нче һәм 5нче йортлар урнашкан Лесной тыкрыгына су кертү өчен махсус техника белән ярдәм итү. Элек язганыбызга водоканалдан җавап килде, әмма алар түләүсез ярдәм итәргә әзер түгел. Безнең йортлар су торбасыннан шактый еракта урнашкан, шуңа күрә 416 федераль законның 3 маддәсе нигезендә техника белән булышуыгызны сорыйбыз.

Җавап: Сезнең хатыгыз уңаеннан шуны хәбәр итәбез: финанс хәле авыр булу сәбәпле һәм планлы эшләр бик күп булу аркасында “Әлмәт Водоканал” ААҖнең сезгә махсус техника белән бушлай ярдәм итү мөмкинлеге юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International