Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Мин бәхетле гаиләм белән
2014 елның 16 мае, җомга
15 май - Халыкара гаилә көне. Һәрбер дәүләтнең нигез ташы, дәвамчысы, тәрбиячесе булган бу ячейканың бөтенлеге, иминлеге җәмгыятебезнең тотрыклылыгын тәэмин итә. Әлеге бергәлекне саклау, татар гаиләләренең матур традицияләрен үстерү, аларның иҗади потенциалын ачу юнәлешендә Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе киң кырлы эшчәнлек алып бара.
Агымдагы елда районда беренче тапкыр татар гаиләләре арасында "Мин бәхетле гаиләм белән" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршысында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы бәйгенең оештыручылары булдылыр. 23 апрель көнне старт алган бәйгенең сайлап алу турлары 52, 27, 53, 45 нче балалар бакчаларында уздырылды.
Бәйгедә катнашучылар тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын гаиләдәге матур традицияләре, мавыктыргыч һөнәрләре, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре белән таныштырдылар, татар халык ризыкларын пешерү серләрен чиштеләр, туган телебезнең бай мирасы - халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр. "Кайнар" ярышлардан соң финалга 8 гаилә чыкты. 15 май көнне 22 нче "Алсу" балалар бакчасында "Мин бәхетле гаиләм белән" бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Шәһәребезнең бизәге булган, матурлыгы һәм төзеклеге белән сокландырган "Алсу" балалар бакчасына җыелу, ак калфаклы әниләр һәм кызлар, түбәтәйле әтиләр һәм малайлардан бөркелгән ихласлылык, җылылык күңелләрне дулкынландырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова, ӘДМХИ ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ильяс Салахов финал уеннарында катнашучыларны тәбрикләп, чараның әһәмиятен, рухи кыйммәтен ассызыкладылар.
Финалга узган 8 гаилә арасыннан беренче өчлекне сайлап алу, әлбәттә, бик авыр булды. Әлеге бәйрәмнең төп оештыручысы, Мәгариф идарәсенең баш белгече Сирина Җиһаншина билгеләп узганча, аларның һәрберсе инде җиңүче. Бу талантлы, музыкаль, матур гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел.
Шулай да, гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга 36 нчы балалар бакчасыннан Мисбаховлар, икенче урынга Яңа Нәдер авылы балалар бакчасыннан Вафиннар, өченче урынга 35 нче балалар бакчасыннан Нуриевлар гаиләсе чыкты. Аларга "Девон-кредит" банкы ярдәме белән "Спортмастер" сәүдә челтәреннән әйберләр алу өчен 10 һәм 5әр меңлек сертификатлар тапшырылды.
"Иң зыялы татар гаиләсе" номинициясендә - Нәбиуллиннар(62 нче бакча), "Алтын куллы гаилә" номинациясендә - Вафиннар (22 нче бакча), "Иң музыкаль татар гаиләсе" номинациясендә - Сабирҗановлар(50 нче бакча), "Иң күп һөнәрле гаилә" номинациясендә - Дәминовлар (41 нче бакча), "Иң иҗади гаилә" номинациясендә - Шәймөхәммәтовлар (44 бакчасы) җиңүче булдылар.
Аларны Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Инна Гайфуллина, "Девон-кредит" банкының тышкы элемтә буенча бүлек җитәкчесе Регина Сөнгатуллина тәбрикләде. Финалга чыгучыларның һәрберсенә бәйрәмнең иганәчеләре: "Алсу" балалар бакчасыннан гаилә фотолары төшкән сувенирлар, Әлмәт язучылар берлегеннән нефть төбәге иҗатчыларның әсәрләре тупланган "Илһам чишмәләре" җыентыгы, шәһәрнең мәдәният һәм ял паркыннан төрле аттракционнарда бергәләп күңел ачу өчен чакыру билетлары, "Стар-Синема" клубыннан кинога билетлар, "Альметьевский вестник" газетасыннан - 6 айга подписка, "Казанские аптеки" челтәреннән - гаиләләре сау- сәламәт булсын дип витаминнар комплексы, «Макдональдс» рестораны, «Сударыня» матурлык салоны, сәламәт яшәү клубы үзенең сертификатларын бүләк итте.
Гаилә бәйрәме фотога төшү, тәм-томнар белән табын артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Без, киң татар җәмәгатьчелеге исеменнән, "Мин бәхетле гаиләм белән" бәйгесен оештыручыларга, аны уздыруга үзләреннән зур өлеш керткән Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, шәхсән Сирина Җиһаншинага, сайлап алу һәм финал ярышлары уздырылган балалар бакчалары коллективларына, иганәчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Матур башлангыч дәвамлы булсын иде.
Фәрдия Хәсәнова
Автор фотосы
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз