Әлмәтлеләрне реаль һәм виртуаль ысуллар белән алдыйлар

2014 елның 16 мае, җомга
Шәһәрдә яшәүче бер кешедән велосипедын урлап китүләре турында хәбәр алынды. 32 яшьлек ир-егет велосипедын Үзәк район дәваханәсе янында 1 сәгатькә калдырып торган икән. Китерелгән зыян 9800 сумга бәяләнә.

Бер кибеттә билгесез кеше әйберләр саклана торган тартмадан 33 яшьлек хатынның әйберләр, документлар салынган пакетын урлаган, күрелгән зыян 2000 сумнан артыграк бәяләнә.

23 яшьлек студент интернетта курс эшенә заказ биргән, хакын түләгән. Нәтиҗәдә 3000 сумыннан да колак каккан, вәгъдә ителгән курс эшен дә ала алмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International