“Татнефть” вәкилләре республика конкурсының җиңүчеләре арасында

2014 елның 16 мае, җомга
Казанда “Закон территориясе” республика конкурсын йомгаклау тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында “Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә өлеш керткән өчен” номинациясендә 1нче урын алган “Әлмәтнефть” идарәсе башлыгы Миргазиян Таҗиев бар.

“Хосусый сакчылык предприятиеләре ярдәмендә җәмәгать тәртибен саклауга өлеш керткән өчен” номинациясендә 3нче урынга “Татнефть-Охрана” ҖЧҖ җитәкчесе Юрий Трощенко лаек булды. Бу хосусый предприятие “Татнефть” ААҖ объектларында сакчылык һәм хокук тәртибен тәэмин итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International