Тагын дүрт кешенең гомере өзелде

2014 елның 16 мае, җомга
Кичә кичке 11 нче 15 минутта Урсай-Әлмәт юлының 18 километрында ВАЗ-21144 автомобиле “Дэу Нексия” белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте ВАЗдагы 199е елгы йөртүченең тизлекне арттыру һәм каршы якка чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Нәтиҗәдә “Дэу Нексия”дәге 1971, Ваздагы 1980 елгы пассажир һәм йөртүче алган имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлә. Һәлакәткә сәбәпче машинадагы 1991 елгы икенче пассажир хастаханәдә җан бирә. Тагын 3 пассажир төрле тән җәрәхәрләре,имгәнүләр белән медсанчастькә озатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International