Нефтьчеләр Әлмәт үзәк район дәваханәсен ремонтлыйлар

2014 елның 16 мае, җомга
Узган ел Әлмәт районында “Татнефть” ААҖ ярдәме белән күп кенә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ремонт үткәрелде, яңалары сафка бастырылды. 2013 елда республиканың төп нефть компаниясе сәламәтлек саклау объектларын ремонтлауга һәм карап тотуга 200 миллион сумнан артык акча чыгарды.

Быел 28 марттан башлап “Татнефть” тарафыннан бүленгән 30 миллион сумга үзәк дәваханәдә төрле ремонт эшләре башкарыла.

Шушы көннәрдә “Татнефть” ААҖнең генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ярдәмче хезмәтләр бүлеге башлыгы Газинур Ибраһимов, “Елховнефть” идарәсе (куратор) башлыгы Рөстәм Хәлимов, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин һәм башка рәсми затлар эшләрнең барышы белән таныштылар. Көннәр әйбәт тора, төзүчеләр эшләрне коры һавада яхшы сыйфат белән башкарып чыгарга гарантия бирәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International