“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 мае, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, мине менә нәрсә кызыксындыра. Ашыгыч ярдәм станциясе белән Ленин урамындагы 143нче торак йорт арасындагы территориядә нинди төзелеш башланды?

Җавап:
“Комфортное жилье” ҖЧҖ карамагындагы 8299 кв.метрлы җир участогында 10 катлы 2 подъездлы торак йорт төзелә. Анда кунаклар өчен машина кую урыны, балалар һәм спорт мәйданчыгы каралган. Шәһәр төзелеше нормативларына һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә туры китереп төзелешкә рөхсәт бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International