«Ретро FM-Альметьевск» радиоканалының баш редакторы матбугат өлкәсендәге законны бозган

2014 елның 16 мае, җомга
«Ретро FM-Альметьевск» радиоканалының баш редакторы матбугат өлкәсендәге законны бозган өчен штрафка тартылды, дип хәбәр итә Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм гаммави коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

Узган елның ноябрендә күзәтчелек чарасы вакытында “Документларның мәҗбүри данәсе турында” федераль закон таләпләре бозылу ачыкланган. Аерым алганда, радиоканал редакциясе аудиовизуаль продукциянең мәҗбүри данәләрен Дәүләт телевидение һәм радио программалары фондына җибәрмәгән. Шул уңайдан административ хокук бозу турында протокол тутырылды.

Гаепле кеше 1 мең сум күләмендә административ штрафка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International