Әлмәттә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Әлмәттә Халыкара гаилә көненә багышланган төп тантана Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында булды. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән әлмәтлеләрне башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова тәбрикләде.

Бәйрәм чарасына күп балалы, опекунлык итүче, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне хөрмәтләү өчен хәйриячеләр чакырылган иде. ӘМР советы һәм башкарма комитеты, нефтьчеләр, предприятиеләр һәм оешмалар, хәйрия фондлары, физик затлар хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Алар гаиләләргә тормыш кирәк-яраклары бүләк иттеләр, акча сертификатлары тапшырдылар.

Әлмәтнең яшь талантлары чакырылган кешеләр алдында иң яхшы концерт номерларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International