Вак шәһәрләр театрларының XII фестивале 31 майдан 6 июньгә кадәр булачак

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Россия вак шәһәрләр театрларының XII фестивале 31 майдан 6 июньгә кадәр Мәскәү янындагы борынгы Коломна шәһәрендә булачак. Анда 16 иҗат коллективы катнаша.

Әлмәт татар дәүләт драма театры быел тагын да фестивальдә катнаша. 1 июньдә ул Искәндәр Сакаев куелышында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” трагедиясен күрсәтәчәк.

2011 елда Әлмәт театры бу фестивальдә М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” әсәре буенча куелган спектакль белән катнашып (режиссер И.Сакаев), иң яхшы сценография өчен диплом алган иде. 2012 елда театр тамашачыны “Болан патша” спектакле (К.Гоцци әсәре, режиссер Звездана Ангеловска) белән куандырды һәм “Иң яхшы пластик осталык өчен” дипломы алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International