“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Без Зәй-Чишмә авыл җирлегендә күптән түгел яшибез, кешеләрнең чокырларга чүп-чар тутыруына җаныбыз әрни. Чүп җыеп түгәр өчен Нолинкадагы кебек контейнер куеп булмасмы?

Җавап: Зәй-Чишмә авылында чүп контейнеры кую мәсьәләсендә шуны хәбәр итәбез: авыл җирлегенең бюджетында чүп җыеп түгү өчен контейнер алу каралмаган.

Тагын шуны хәбәр итәбез, хосусый йорт биләмәләренең ияләре чүп ташучы оешма белән чүп-чарларын тарасыз төяп алып китү хакында шартнамә төзи алалар. Андый очракта контейнер кую күздә тотылмый, чүп пакетларга тутырылган хәлдә алып кителә. Калдыкларны кайчан алып китәргә кирәклеге шартнамәдә карала.

17 майда барлык гражданнарны экологик өмәгә чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International