Әлмәттә юл-транспорт вакыйгасында бала зыян күргән

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
14 майда 13 сәгать 40 минутта Тукай проспекты белән Киров урамы чатында Дэу Нексия автомобилен йөртүче 1965 елгы гражданин, светофорның рөхсәт сигналына кергәндә чат аша хәрәкәтен тәмамлап килүче УАЗ 390995 автомобиленә өстенлек бирмәгән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә Дэу Нексия автомобилендә утырган 1нче сыйныф укучысы баш түбәсенең уң ягы белән бәрелеп дәваханәгә озатылган. Бала арткы пассажирлар утыргычында махсус җайланмадан башка утырган булган. Дэу Нексия автомобилен йөртүчегә административ беркетмә тутырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International