Әлмәт районында кеше тәненнән алынган талпанда энцефалит вирусының антигены табылган

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Бүгенге көнгә Татарстанда дәвалау-профилактика учреждениеләренә талпан кадалган 666 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлмәт районында кеше тәненнән алынган талпанда талпан энцефалиты вирусының антигены булуы ачыкланган. Профилактика чаралары күрелгән.

Кеше тәненә кадалган талпанны никадәр тизрәк алсаң, хәтәр чир йоктыру мөмкинлеге шулкадәр кимрәк була. Аны медицина учреждениесендә алдырырга кирәк.

Кешедән алынган талпанның ни дәрәҗәдә куркынычлы булуын Казандагы “ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге” лабораториясендә бушлай тикшертергә мөмкин. Адресы: Казан, Сеченов урамы, 13а йорт, 2нче кат (телефон 221-90-92).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International