ТР хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе белән Бакчасарай районының ЗАГС идарәсе арасында беренче видеоконференция булды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе белән Кырым Республикасы Бакчасарай районының ЗАГС идарәсе арасында беренче видеоконференция булды. Ул бүген билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә туры китерелде. Анда Бакчасарай шәһәр-район хакимиятенең рәис урынбасары Галина Пехарь һәм Бакчасарай районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Елена Терещенко катнашты.

Бакчасарайдагы коллегаларда Татарстан ЗАГС органнарының архив алып бару өлкәсендәге эш тәҗрибәсе һәм кайбер башка моментлар кызыксыну тудыра. Татарстан хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе Бакчасарайдагы коллегалары белән телефон һәм электрон чаралар аша даими элемтә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International