Әлмәттә “Музейда төн-2014” чарасының программасы

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
17 майда 18.00 сәгатьтә Әлмәт картиналар галереясендә “Музейда төн” дигән традицион акция була. Ул 23 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Программада кызыклы моментлар аз түгел.

Р.Фәхреддин мемориаль музее “Әбиемнең серле сандыгы” дигән, халкыбызның педагогик традицияләренә нигезләнгән театраль тамаша күрсәтә.

Теләгән кешеләр бармак эзләре буенча уникаль “Генетик-тест” үтә алачак.

Кич дәвамында кунаклар үз ягыбыз рәссамнарының эшләре, галерея фондындагы эшләр белән таныша алачак. Чәй өстәле артында татарча чәй табыны тәртипләре, традицияләре белән дә танышырга мөмкин булачак.

“Портрет остаханәсе” дә кызыксыну уятмыйча калмас, анда теләге булган кешеләргә шәһәребезнең профессиональ рәссамнары портретларын ясап бирәчәк.

Чара барышында җанлы музыка туктап тормаячак, кунакларны күңелле сюрпризлар көтә.

Сезне түбәндәге адреста көтәбез: Ленин урамы, 98 (“Нефтьче” МС), Картиналар галереясе. Телефон 31-70-86.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International