Миңсылу апаны 90 яше белән котладылар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
13 майда Әлмәттә яшәүче тыл хезмәткәре Миңсылу Иван кызы Зәйдуллинага 90 яшь тулды. Бәйрәм көнне аны котларга ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова белән мәгариф идарәсе башлыгының кадрлар буенча урынбасары Алсу Гыймаева килде.

Наҗия Мисбаховна юбилярны район башлыгы, ӘМР советы һәм башкарма комитеты исеменнән тәбрик итте, аңа РФ президенты В.Путинның персональ котлавын һәм муниципалитет исеменнән бүләк тапшырды.

Миңсылу Зәйдуллина 1924 елда Иске Суркино авылында туган. Гаиләдәге 8 баладан икесе генә исән үскән. Кызның балачагы һәм яшьлек еллары катлаулы заманга, ач елларга туры килгән. Сугыш башлангач, 17 яшендә аны Мәскәүдән эвакуацияләнгән авиация заводына эшкә җибәрәләр. Баракларда яшиләр, иртә таңнан кара төнгәчә эшлиләр, фронт өчен дип тырышылар.

1947 елда ул булачак ире Тимофей Сидорович белән таныша, яшь гаилә Иске Суркино авылына кайта. Минсылу Ивановна гомере буе мәгариф өлкәсендә эшли, башлангыч сыйныфларны укыта. Ире мәктәп директоры була. Алар биш кыз тәрбияләп үстерәләр, өчесе укытучы профессиясен сайлый. Хәзер Минсылу Ивановнаның 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International