Әлмәттә чүп проблемасын хәл итү юлларын эзлиләр

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Экологик икеайлык тәмамланып килә. 17 майда икенче, соңгы гомумшәһәр, гомумрайон шимбә өмәсе була.

Шәһәр һәм район территориясен тәртипкә китерү өчен күп нәрсә эшләнде. Шулай да әле керү юлларын, яшел зоналарны, гараж кооперативларын, зиратларны җыештыруны төгәлләргә, фасадларны, ихаталарны юарга, баганаларны буярга, агач утыртуны дәвам итәргә кирәк.

Бүген башкарма комитетта “Татнефть” ААҖ вәкилләре, экологлар, коммуналь хезмәтләр һәм “Экосервис” ААҖ белән үткән киңәшмәдә калдыклар җыю системасын модернизацияләү мәсьәләсе каралды. Шәһәрдән башладылар. Исегезгә төшерик, Әлмәт 80нче елларда ук чүп-чарны контейнерларга җыю системасыннан баш тарткан иде. Чүп машиналары көнгә ике тапкыр иртә-кич килә. Ләкин хәзер бу система да җайсыз була башлады. Күптән түгел эксперимент тәртибендә берничә ишек алдына контейнерлар куелды, алардан чүп тулгач бушатыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков әйтүенчә, кешеләр моңардан бик канәгать, чөнки чүп машинасы килгәнен көтеп торасы түгел. Ишек аллары да чистарак, чөнки чүпне контейнер тышына ташламыйлар. Хәзер тагын шундый 137 мәйданчык ясарга карар бирелде.

Урыннарындагы бункер мәйданчыкларына аерым игътибар бирелде. Каты көнкүреш калдыкларын бункерлап җыю системасын да үзгәртү таләп ителә. “Экосервис” компаниясенең исәпләвенә караганда, шәһәр тирәсендә тагын 11 мәйданчык ясарга кирәк, аларның һәркайсы 300 мең сумга төшә. Тагын 3 өстәмә машина кирәк була, эшләүчеләр санын 22дән 55кә кадәр арттыру сорала. Чүп машиналары иркен эшләсен өчен мәйданчыкларны зурайту да бик кирәк.

Киңәшмәдә катнашучылар бу кадәр эшләргә акча табу мөмкинлегенә шик белдерделәр.

Авылларның чисталыгы турында да сөйләшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International