Милли диаспора вәкилләре шимбә өмәсендә катнаштылар

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Әлмәттә шәһәр һәм район территориясен җыештыру бенча экологик икеайлык дәвам итә. Шәһәрне тәртипкә китерүдә райондагы әзербәйҗан, әрмән, таҗик һәм үзбәк диаспоралары да актив катнаша. Мигрантларның үзләре әйтүенчә, мондый моментлар кешеләрне бергә туплый.

Апрель аендагы экологик шимбә өмәсендә дүрт диаспораның вәкилләре дә катнашты. Әрмәннәр Сабан туе мәйданын җыештырдылар, аннан 5 машина чүп чыгарылды. Әзербайҗан диаспорасыннан 30 кеше Пушкин урамында гараж кооперативы янында эшләде. Үзбәк-кыргыз “Туран” җәмгыяте вәкилләре Урсалы территориясендә эшләде. Таҗик диаспорасы вәкилләре РТС һәм СУ-2 районында эшләделәр.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты башлыгы Илдар Зиннәтуллин сүзләренә караганда, диаспора вәкилләре шәһәрдә һәм районда оештырыла торган барлык өмәләрдә һәм экологик чараларда актив катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International