Әлмәттә автомобильләрне ешрак урлый башладылар

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Соңгы вакытта Әлмәттә автомобиль урлау очраклары ешайды. 12 майда угрылар 2005 елгы “Дэу Нексия” автомобилен урлаганнар. Машинаның 57 яшьлек хуҗасы әйтүенчә, ул тимер атын ике сәгатькә генә караучысыз калдырган, багында 15 литр бензин булган.

Банкларга ялган мәгълүмат биреп, кредит алу өлкәсендә мошенниклык итү фактлары бар. Эшләми торган бер кеше шулай 24000 сумлык ноутбук сатып алу өчен бер банк белән фиктив шартнамә төзегән. 44 яшьлек ир-атка кылган җинаяте өчен закон каршында кырыс җавап тотарга туры киләчәк.

22 яшьлек ир-егет бер кибеттән 1400 сумлык ике блок сигарет урлаганда тотылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International