Мәҗит Салихов төзелеш объектларында эшләрнең барышы белән танышты

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәт районындагы төп төзелеш объектларында булды. Иң элек ул “Яшьлек” микрорайонында 171 квартирлы торак йорт төзелеше белән танышты. Төзелеш 2011 елның июлендә башланган иде, быел август аенда тәмамланачак. Эшләрнең 70%ы башкарылган. Чираттагы объект Ленин урамындагы 201нче йорт иде. Ул өч чираттан тора. Беренче икесе файдалануга тапшырылган инде, 144 квартирлы өченче чиратын тапшыру май ахырына планлаштырыла.

“Арслан” ААҖ төзи торган бу объектларның икесендә дә район башлыгы эшләрнең барышыннан канәгать калды.

Аннары район башлыгы шул ук микрорайонда төзелә торган балалар бакчасын карады. Ул 260 урынга исәпләнә. Биредә “Стройкомплекс” ҖЧҖ подряд оешмасы эшли. Шушы ук подрядчик “Көнбатыш капка” микрорайонында 10 катлы 4 секцияле торак йорт төзелеше өчен дә җаваплы. Бу объектлар планлаштырылган сроклардан соңара. Мәҗит Салихов оешма җитәкчеләренә, өстәмә эшчеләр тартып, эшне тәүлек буена алып барырга кушты.

Район башлыгы районда төзелә торган объектларда эшләрнең барышы белән дә танышты. Мәмәттә һәм Кәләйдә участок уполномоченныйлары өчен торак йортлар төзелешендә булды, Чупай авылында клуб төзелеше белән танышты. Бу авылда район башлыгы 2012 елда төзелгән фельдшерлык-акушерлык пунктына да кереп чыкты, аның эшчәнлеге белән танышты. ФАП төзү авыл кешеләренә, авылдан читкә чыкмыйча, вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирде.

Ахырдан Мәҗит Салихов төзелеш объектларын йөреп чыгуга йомгак ясады, төзелә торган объектларны вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшырырга кирәклеген җаваплы җитәкчеләрнең тагын бер кат исенә төшерде. Шулай ук беркетелгән территорияләрдә төзекләндерү эшләренә дә тиешенчә игътибар бирергә кирәклеген искәртте.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International