Кичүчат авылында дин һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган семинар узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Бүген Кичүчат авылында дәресләрдән соң чараларда, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган семинар узды. Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы Советы депутаты, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ильяс Салахов, Әлмәт районы имам–мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, мәктәп директорлары, укучылар катнашты.

Кичүчат урта мәктәбендә “Әдәп-әхлак дәресләре” кысаларында татар мәгърифәтчеләре эшчәнлеге, аерым алганда, олуг шәхес - Р.Фәхретдин үрнәгендә, аның бай мирасына таянып, мәктәп укучыларында милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү өлкәсендә күп эшләр башкарыла. 2013-2014 уку елы башыннан биредә 5-11 нче сыйныф укучылары арасында әлеге юнәлештә махсус дәресләр алып барыла.

Семинар “Ислам дине һәм медицина замана афәтләренә каршы” дигән темага ачык дәрес күрсәтү белән башланып китте. Балалар белән уздырылган чаралардан соң, чакырылган олы кунаклар, киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре бергәләп бүгенге чор балаларына әхлак тәрбиясе бирү турында фикер алыштылар, белем учреждениеләрендә әхлак –әдәп дәресләре кертүнең өстенлекле якларын ассызыкладылар.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International