Әлмәттә 9 майда 9 май хөрмәтенә салют яңгырады

2014 елның 10 мае, шимбә
Әлмәттә Җиңү көне хөрмәтенә Нефтьчеләр мәйданында бәйрәмчә шоу оештырылды.

Кичке программа 7 сәгатьтә Әлмәт сәхнәсе йолдызлары катнашында концерт белән башланды. Татарча һәм русча җырлар яңгырады, алып баручылар шәһәр кешеләрен һәм кунакларны тәбрикләделәр.

Төрле кызыклы уен-ярышлар оештырылды, ачыкканнарга шашлык һәм төрле таба ашлары бар иде. Балалар кабартылган тауда, батутларда күңел ачтылар. Алар өчен дә тәм-төм җитәрлек иде.

Мәйданга куелган сугыш чоры танклары беркемне дә битараф калдырмады. Күпләр шулар янында фотога төште, ә балалар танклар тирәсендә сугыш уены уйнадылар.

Кичәнең иң югары ноктасы бәйрәм салюты булды. Дистәләрчә залплар шәһәр күген аллы-гөлле төсләргә күмделәр, бәйрәмне тагын да бизәклерәк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International