“Шифа” сәүдә йорты бәйрәм ясый

2014 елның 10 мае, шимбә
“Шифа” сәүдә челтәре, Бөек Җиңү көненә багышлап, 9 майда Әлмәттә үзенең фрешмаркеты янындагы мәйданда бәйрәм чарасы оештырды. Бәйрәмгә 50гә якын сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне чакырылган иде.

Чакырылган кунаклар каршында Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләренең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучыларның һәммәсенә Лениногорск шәһәренең “Мөстәкыйль балалар” яшьләр хәрәкәте активистлары Җиңү бәйрәме символы – Георгий тасмалары таратты.

Ветераннар һәм кунаклар өчен поход кухнясы эшләп торды, чакырылган кунакларның барысына да чын солдат боткасын авыз итү мөмкинлеге булды. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә котлау сүзе белән “Шифа”ның директоры Дамир Рәфыйков һәм ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айдар Каюмов, шулай ук ӘМР советы һәм башкарма комитетының ветераннар советы рәисе Римма Мифтахетдинова чыгыш ясады.

Чакырылган барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән азык-төлек пактлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International