Әлмәт районы башлыгы кубогы өчен хоккей турнирына йомгак ясалды

2014 елның 10 мае, шимбә
“Юбилейный” спорт сараенда эшчеләр командалары арасында хоккей турнирында җиңүчеләрне хөрмәтләү булды. ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән Әлмәттә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, эшчеләр лигасында хоккей турниры оештырылган иде. Ярышта катнашкан 4 команда урыннарны болай бүлештеләр:

1. «Система Сервис» ИК ҖЧҖ
2. "Татнефть-Энергосервис" ИК ҖЧҖ
3. «СтройКомплектСервис» ҖЧҖ

9 майда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Район башлыгы грамоталар һәм медальләрне, шулай ук күчмә кубокны үзе тапшырды. Моннан тыш иң яхшы уенчыларга кызыксындыру бүләкләре бирелде.

2014 елдан башлап турнир ел саен үткәреләчәк. Район башлыгы инициативасы белән Әлмәттә спортны үстерүгә һәм гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга бик зур игътибар бирелүен әйтергә кирәк. Әлмәт хаклы рәвештә Татарстанның көньяк -көнчыгыш өлешенең спорт башкаласы булып исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International