“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 мае, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! 5нче тапкыр язам инде! Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләргә йорт салу өчен җир участогы бирү программасы бар. Аңлатыгыз әле, безнең районда ул ничек эшли? Кемгә барырга? Ирем сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кеше, бер бүлмәле ипотекалы квартирда укучы бала белән яшибез. Рәхмәт, электрон адресымны күрсәттем.

Җавап: Бушлай җир участогы алырга хокукы булган гражданнар арасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар каралмаган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итә аласыз: Әлмәт, Тукай проспекты, 9 А йорт, 2нче кат, канцелярия, 5нче тәрәзә. Кабул итү сәгатьләре дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр, 13.15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр; җомга көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр. Телефон 43-86-91.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International