Нефтьчеләр башкаласында Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

2014 елның 9 мае, җомга
Бүген, 9 май көнне, бөтен дөнья Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Нәкъ 69 ел элек, Мәскәүнең Фрунзе исемендәге аэродромына “Ли-2” самолетында Алексей Семенков экипажы фашист Германиясенең капитуляцияләнүе турындагы актны алып кайта.

Менә инде 69 ел рәттән, Россиянең барлык шәһәрләрендә әлеге вакыйга зур Җиңү парады белән билгеләп үтелә. Ватан иреге өчен фронтта, тылда аяусыз көрәш алып барган ветераннарга кадер – хөрмәт күрсәтү һәрберебезнең изге бурычы.

Әлеге күркәм бәйрәм Әлмәттә дә зур масштабларда уздырыла.

Иртәнге якта чаралар Мәңгелеккә утка чәчәкләр кую белән башланып китте. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендә район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, “Татнефть” ААҖ , оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары, студентлар Мемориаль комплекска чәчәкләр салды. Аннары паркның Геройлар аллеясында, башка кунакчыл урыннарынды булдылар.

“Нефтьче” мәдәният сарае каршысындага үзәк мәйданда Җиңү парады көндезге унда башланып китте.

-Бүген без 69 нчы җиңүле майны каршылыйбыз, ләкин сугыш елларының авырлыгы беркайчан да онытылмас, - дип башлады үзенең чыгышын районы башлыгы. - Сугыш һәрбер йортка килгән һәм яхшыларын алып киткән. Бөек Ватан сугышында 18 меңнән артык әлмәтле катнашкан һәм аларның 8509ы яу кырларында мәңгелеккә башларын салган. Исән калган, бүген дә әле безнең арада булган ветераннарыбыз турында кайгырту, мөмкин кадәр аларның тормышларын җиңеләйтү безнең уртак бурычыбыз, - диде Мәҗит Хаҗипович.

Укучылар һәм студентлар, кадетлар, Әфган, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, янгын саклау гарнизоны, 8 нче төзәтү колониясе полиция хезмәткәрләренең тынлы оркестр уйнаган маршка колонналарда узуы чараның иң көтеп алынган өлеше булгандыр. Алардан соң хәрби парадны легендар “Катюша”- ГАЗ автомобиле, “Полуторка” һәм башка хәрби техникалар дәвам итте.

Бәйрәм парады балаларның күмәк биюе, аяз һәм тыныч күккә тынычлык символы булган күгәрченнәр, күп төсле шарлар очыру белән тәмамланды.

“Татнефть” ААҖ һәм шәһәр җитәкчелеге ветераннар активы өчен бәйрәм ашы һәм концерт программасы әзерләде.

Бүгенге бәйрәм чаралары моның белән генә төгәлләнми,әлбәттә. 16 сәгатьтә Үзәк паркта концерт, 19 сәгатьтә “Нефтьче” мәйданында яшьләр өчен программа башлана.

Фәрдия Хәсәнова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International