Утлы юллар үткән кызлар

2014 елның 9 мае, җомга
Сугышны ирләр эше итеп карарга күнегелгән, фронтларда башлыча ирләр сугышкан. “Үтерү – хатын-кыз эше түгел”, - ди сугышта катнашкан хатын-кызларның берсе, ә икенчесе җиңелгән рейхстаг стенасына болай дип яза: “Мин Берлинга сугышны үтерергә дип килдем”.

Сугыш ирләр эше булса да, анда хатын-кызлардан күпме партизаннар, элемтәчеләр, снайперлар, очучылар, медиклар, шоферлар катнашкан.

6, 7 май көннәрендә Әлмәт хатын-кызлар берлеге, Мәдәният идарәсе белән бергәләп, Бөек Ватан сугышында катнашкан Логинова Таисия Васильевнаны, Макарова Елизавета Дмитриевнаны, ТАССРның халык артисты, Әлмәт шәһәренең почетлы гражданы, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Туешова Зәкия Хафиз кызын котлады.

Әлмәтнең тагын күп хатын-кызлары кебек алар сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргәннәр, тыныч тормышка әйләнеп кайтканнар, кияүгә чыкканнар, балалар, оныклар үстергәннәр. Ә бүген, олы яшьтә булуларына карамастан, яшь буынны тормышны яратырга, балалар үстерергә, җирдә тынычлык булуга куанып яшәргә өйрәтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International